Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан бюджетлары иң зур булган Россия төбәкләре арасына керде
Республика бюджет керемнәренең гомуми күләме 274 636 726,5 мең сум тәшкил иткән Федерация субъектлары арасында бишенче баскычта урнашты.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре белән беррәттән бюджетларның керем өлеше күзлегеннән Россиянең иң бай төбәкләре арасына керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Стратегик эшләнмәләр үзәгенең «Киңлек үсеше» юнәлеше эксперты Александр Бурковка сылтама белән хәбәр итә.
Республика бюджет керемнәренең гомуми күләме 274 636 726,5 мең сум тәшкил иткән Федерация субъектлары арасында бишенче баскычта урнашты. Бюджет керемнәренең иң югарысы Мәскәүдә — 2 834 024 862,5 мең сум.
Шул ук вакытта, Адыгея, Алтай, Калмыкия, Карачай-Черкас республикалары һәм Еврей автономияле өлкәсе иң хәерче төбәкләр булып чыккан. Соңгысының бюджет керемнәре күләме 16,96 миллиард сумнан артмый.
«Әлеге төбәкләрнең бюджетлары гомуми кереме лидер төбәкләр бюджетлары кеременең 3 процентын тәшкил итә», — диде эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз