Рафис Борһанов: "Бу стратегия өстендә без 2 ел эшләдек"

Республика парламентында узган матбугат конференциясендә ТРның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында сөйләделәр

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кичә, республика Дәүләт Советының 8 нче утырышында, ТРның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше хакында стратегия закон дәрәҗәсендә кабул ителде. Бу уңайдан бүген матбугат конференциясе узды. Анда ТР Дәүләт Советының икътисад, эшкуарлык һәм инвестицияләр комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов һәм ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

"Әлеге стратегия өстендә без дәүләтнең барлык тармаклары белән берлектә, фикер алышып, 2 ел дәвамында эшләдек. Аңа ТР Президенты имзасын куячагына шик юк", - дип сүзен башлады Р. Борһанов.

Кичә парламент утырышында ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр иткәнчә, стратегиядә төп басым кеше капиталына ясалачак. Икътисад, эшкуарлык һәм инвестицияләр комитеты җитәкчесе дә моны тагын бер кат искәртте һәм, шуңа мисал буларак, Иннополис шәһәренең ачылуын китерде.

Рафис Борһанов стратегиянең алдан төзелгән план буенча гамәлгә ашырылачагын һәм икътисадка бәйле рәвештә, стратегия 3 елга бер тапкыр булса да үзгәрергә мөмкинлеген дә фаразлады. Парламент депутаты сүзләренчә, Татарстанда эшли торган программалар барысы да алга таба да дәвам итәчәк, аларның кайберләре киңәйтеләчәк, шулай ук, яңа программалар булдыру да күздә тотыла.

Олег Пелевин исә, стратегиядә агросәнәгатькә бирелгән урын хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, стратегия 13 мәйданчыкта эшләнелгән, һәм агросәнәгать мәйданчыгына ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелек иткән.

"Стратегиядә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту, агросәнәгать комплексын индустриальләштерү, җирләрне яңача файдалану концепциясен булдыру, муниципальара эшчәнлек, авыл җирлегенең үзенчәлеген саклап калу һ.б. каралган", - диде министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, агросәнәгать комплексына кертемнәр 2030 елга 8 процентка кадәр артачак, ә чималны эшкәртүне исә, 30 проценттан 42 процентка кадәр арттыру күздә тотыла. Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, капларга, савытларга тутыру, саклау буенча алга китеш зур булачак. Бу —продукциянең күп өлешен Татарстанда калдырырга ярдәм итәчәклеген искәртте ул.

 

--