news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум акча түләнәчәген әйтте

Ата-аналар иртәгәдән үк акчаны алыр өчен гариза бирә ала.

Путин өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум акча түләнәчәген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россиядә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр акчалата ярдәм алачак. Һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде.

«2020 елның 1 июненнән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Хәзер кешеләргә белешмә җыяр вакыт юк, шуңа күрә без, минемчә, дөрес һәм гадел карар кабул иттек. Ярдәмне бөтен кеше, мохтаҗ булган һәркем алырга тиеш», — диде Владимир Путин.

10 мең сум акча түләү өчен гаризаны иртәгәдән дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Пенсия фонды бүлеге аша бирергә мөмкин.

Президент балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары турында да әйтеп үтте. «Апрель, май һәм июнь айларына ай саен 5 мең сум акча түләнәчәк. Ана капиталын алучылар гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре дә ала алачак», — диде ул.

«Бала карау буенча пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итәм — 3 мең 375 сумнан 6 мең 751 сумга кадәр. Мондый пособиене эшләмәүче гражданнар, яшь ата-аналар, шул исәптән студентлар да ала. Аларны ярдәм итү бик мөһим», — дип сөйләде Президент.

Гомумән, бүгенге һәм элегрәк кабул ителгән карарларны исәпкә алып, Россиядә булган 27 миллион бала финанс ярдәменә исәп тота ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100