news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия төбәкләре медицина, мәгариф һәм спорт үсешенә 1,6 млрд сум акча алачак

Акча ашыгыч ярдәм автомобильләре, музыка уен кораллары һәм спорт җиһазлары сатып алуга тотылачак.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Россия төбәкләренә медицина, мәгариф һәм спорт учреждениеләрен үстерү өчен 1,6 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. Тиешле боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Резерв фондыннан акча 115 ашыгыч ярдәм автомобиле, кулларны дезинфекцияләү һәм температураны үлчәү өчен 6 мең комплекс алуга бүлеп биреләчәк.

Сәнгать мәктәпләре 1,5 мең яңа музыка уен коралына, ә спорт мәктәпләре 6 мең берәмлек инвентарь һәм җиһазга ия булачак.

Шулай ук спорт оешмалары организмны скрининг бәяләү һәм спортчыларның физик әзерлеге дәрәҗәсен тикшерү өчен 112 комплекс алачак.

«Сүз узган ел төзелгән дәүләт контрактлары буенча йөкләмәләрне үтәү турында бара», — дип искәртте Премьер-министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100