news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина персоналына хезмәт хакы 15 апрельгә кадәр тулысынча түләнәчәк

Закон буенча март өчен билгеләнгән хезмәт хакы түләү вакыты 15 апрельдә тәмамлана, дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Татарстанда медицина персоналына хезмәт хакы 15 апрельгә кадәр тулысынча түләнәчәк
скриншот

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның медицина персоналына хезмәт хакы 15 апрельгә кадәр тулысынча түләнәчәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов хәбәр итте.

Алдагы көндә медицина хезмәткәрләренең бер өлеше март аенда хезмәт хакын тулысынча алмаган дигән мәгълүмат чыкты.

Закон буенча март өчен билгеләнгән хезмәт хакы түләү вакыты 15 апрельдә тәмамлана, ул вакытка кадәр түләүләр тулы күләмдә башкарылачак, дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Мәсьәлә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Финанслар министрлыгы җитәкчелегенең контролендә тора. Түләүләр якындагы дүшәмбе-сишәмбе көннәренә билгеләнгән», — дип ачыклык кертте Айрат Гарипов.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары мәгълүматы буенча, барлык акчалар да медицина оешмалары хезмәткәрләренә тулы күләмдә түләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100