Татарстанда 2020 елга каралган планнан чиректән артык торак файдалануга тапшырылды

Фәрит Хәнифов республикада торак төзелеше программаларының үтәлеше турында хисап тотты.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда торак төзелеше программалары буенча торак планының 28,2 процентын файдалануга тапшырдылар - бу 839,1 мең кв. метр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча статистика органнарына 363 фатирлы 11 йорт буенча хисап тоттылар. Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 49 йорт файдалануга тапшырылган инде. Шәхси торак төзелешенә килгәндә, 3 мең 620 йорт тапшырылган. Бу планның 33,9 проценты дигән сүз.

Моннан тыш, быел торак белән тәэмин итү планлаштырылган барлык 46 күп балалы гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы шулай ук яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен «Электрон бюджет» системасында чыгым йөкләмәләрен уртак финанслау турында муниципаль берәмлекләр белән килешүләр төзү эшен төгәлләде. Субсидияләр бу елның икенче кварталында күчереләчәк.