Шаһиәхмәтов: Татарстанда көн саен социаль әһәмиятле товарларның бәяләре тикшерелә

Республикада сезонлы үзгәрешләр аркасында яшелчәләр уртача 5 процентка кыйммәтләнгән.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда көн саен төп социаль әһәмияткә ия товарларның бәяләре тикшерелә. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Бәяләрдә кискен үзгәреш юк», — диде министр, бәяләрнең көндәлек мониторингы турындагы сүзләрен шәрехләп. Уртача алганда, яшелчә бәясе 5 процентка арткан, әмма бу сезонлы үзгәрешләр белән генә бәйле.

Азык-төлек запаслары белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Кайбер районнарда товарларның вакытында кайтарылмавы күзәтелгән, мондый вазгыятьләрне оператив рәвештә хәл итәргә кирәк.

Татарстанда кече һәм урта бизнеска, шулай ук республиканың сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү буенча чаралар планы әзерләнде, дип искәртте Мидхәт Шаһиәхмәтов.