Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларның еллык җыелышын үткәрә
“Түбән Кама Нефтехим” акционерларының гомуми җыелышы 15 апрельдә узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Түбән Кама, 11 апрель, «Татар-информ», Лия Измайлова). “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ җитәкчелеге акционерларның еллык гомуми җыелышында еллык бухгалтерлык хисабын расларга, шул исәптән 2010 елгы финанс елы нәтиҗәләре буенча акционерлык җәмгыятенең табышы, матди һәм акчалата югалтулары турында мәгълүматлар һәм хисаплар кабул итәргә ниятли. Шулай ук “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең табышын (шул исәптән, дивидендлар түләү буенча да) бүлү күздә тотыла.
Акционерлык җәмгыятенең директорлар советын һәм ревизия комиссиясен сайлау, шулай ук аудиторны раслау көн тәртибенең төп пунктларыннан берсе булачак.
Моннан тыш, җыелыш барышында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ уставына һәм директорлар советы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, аларны алга таба яңа редакциядә раслау күздә тотыла.
Акционерларның еллык гомуми җыелышы төгәлләнгәннән соң акционерлык җәмгыятенең яңа составтагы беренче утырышын үткәрү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз