Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда вакансияләр саны 1,5 тапкыр диярлек арткан
Февраль аенда республикада бер вакансиягә 3,9 кеше дәгъва кылган.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Аналитиклар исәпләп чыгарганча, Татарстанда февраль ае нәтиҗәләре буенча вакансияләр саны 2020 елның шул ук ае белән чагыштырганда 47 процентка арткан.
hh.ru порталы хәбәр иткәнчә, компанияләр күбесенчә сатучылар, ИТ-белгечләр, җитештерү өлкәсе вәкилләре һәм эшчеләр эзләгән.
Сервис тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, февраль аенда республикада бер вакансиягә 3,9 кеше дәгъва кылган. Бу узган елга (5,8) караганда 1,4 тапкыр азрак. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бер вакансиягә 5-6 резюме уртача нәтиҗә санала.
Татарстанлылар барыннан да элек файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эш табарга һәм җитәкче кәнәфиен биләргә омтыла. Анда көндәшлек 14,3 һәм 7 резюме тәшкил итә.
«Медицина, фармацевтика» (1,7) һәм ИТ-өлкә (1,4) кебек тармаклар да кадрларга кытлык кичерә. Моннан тыш, эшчеләр һәм төзүчеләргә дә җитди кытлык күзәтелә – бер вакансиягә 2 резюме туры килә.
Эш эзләү буенча икенче бер сервис иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атаган иде. Эш бирүчеләр IT-белгечләр һәм сату буенча тәҗрибәле менеджерларга зур хезмәт хакы түләргә әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз