Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Гафаров район башлыкларына М12 юлы төзелеше өчен мәйданчыклар әзерләргә кушты
Татарстанга Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү өчен материаллар кайтара башладылар.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Республика районнарында М12 автотрассасын төзү өчен төзелеш материаллары, махсус техника урнаштыру мәйданчыклары һәм эшчеләр өчен торак әзерләргә кирәк. Бу хакта Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан вице-премьеры Шамил Гафаров хәбәр итте.
«Быел зур төзелеш башлана. Без моңа күптән өметләндек, тырыштык. М12 юлын төзи башлыйбыз. Ике күпер төзиячәкбез, берсе — Идел аша, икенчесе Чулман аша була. Димәк, өстәмә транспорт чаралары, өстәмә материаллар китереләчәк. Инде хәзер үк кайта башлады», — диде Гафаров.
Республика Вице-премьеры төзелешкә әзерлекне алдан ук башларга кушты — төзелеш материаллары өчен мәйданчыклар, эшчеләр өчен торак турында уйлый башларга кирәк.
«Әйдәгез, бу эшне уйлашыйк. Эшчеләр кайда яшәячәк? Төзелеш материалларын кая куярга? Эшкә Татарстанда яшәмәгән һәм якындагы өч-дүрт елны биредә уздырачак кешеләр килә. Безнең бурыч — төзелешкә әзерлек булдыру», — диде Гафаров.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда М12 трассасын төзүгә керешергә әзер булуларын, проект-смета документациясен эшли башлаганнарын хәбәр иткән иде.
Мәскәү-Казан автоюлын 2024 елга төзеп бетерергә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз