news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Мозамбик илчесе сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләште

ТР Президенты Мозамбик делегациясен «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» саммитында катнашырга чакырды.

Миңнеханов һәм Мозамбик илчесе сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Мозамбик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марио Сарайва Нгуэнья белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты һәм илче илнең Россия белән дусларча элемтәләре кысаларында Татарстан һәм Мозамбик арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту хакында фикер алышты.

«Без Татарстан белән Мозамбик арасында хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлегенә югары бәя бирәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул илчегә республиканың социаль-икътисади үсеше һәм төбәктә Ислам хезмәттәшлек оешмасы белән тыгыз бәйләнешләрнең җайга салынуы хакында сөйләде. Әлеге оешма ярдәме белән Казанда ел саен «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» саммиты үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов Марио Сарайва Нгуэнья һәм Мозамбик делегациясен быелгы саммитта (ул 18-20 июньдә узачак) катнашырга чакырды.

Мозамбикның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Татарстанга эш сәфәре белән килде. Ул республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын өйрәнергә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашырга һәм кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булырга ниятли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100