Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгында яңа система кабул ителде
Узган елларда республикада яхшы технологик сыйфатлы һәм югары уңыш бирә торган сортлар чыгарылды.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгында яңа система кабул ителде. Бу турыда Татарстан Республикасы Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 елда бөртекле культуралар буенча патентка ия булучылар яисә сортлар чыгаручылар рөхсәте белән, өченче буын (ПР 3) үрчетү питомникларында орлыклар чәчәргә мөмкин булачак. 2018 елга кадәр – икенче буын питомникларында (ПР 3), кузаклы культуралар буенча – дүртенче буын питомникларында (ПР 4) иде.
2019 елдан өченче репродукция орлыклары массакүләм репродукцияләр категориясенә кертеләчәк.
Татарстанда оригиналь һәм элиталы орлыкларны күпләп җитештерү белән «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе составына керүче орлыкчылык хуҗалыклары шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, орлыкчылык хуҗалыкларында 55 сорт – бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары, 6 сорт – рапс һәм 8 сорт күпьеллык үләннәр үрчетәләр һәм алар 15 фәнни-тикшеренү институты һәм тәҗрибә станцияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәләр.
Узган елларда республикада яхшы технологик сыйфатлы һәм югары уңыш бирә торган сортлар чыгарылды. Сату өчен орлыкчылык хуҗалыклары тарафыннан ел саен 20 мең тоннадан артык сертификацияле орлыклар әзерләнә, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз