"Росгосстрах-Татарстан" - Татарстанда автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау буенча лидер

"Росгосстрах-Татарстан" - Татарстанда автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау буенча лидер

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). ТР буенча Иминият күзәтчелеге инспекциясе мәгълүматлары буенча 2004 елда "Росгосстрах-Татарстан" ҖЧҖ республикада автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау буенча лидер булып тора. Компания "автогражданка" буенча 220 миллион сумнан артык акча түләгән. Страховка керемнәренең гомум суммасы буенча "Росгосстрах-Татарстан" ҖЧҖ республиканың алдынгылар өчлегенә керә. "Росгосстрах-Татарстан" ҖЧҖ матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Росгосстрах ирекле рәвештә милекне страховкалау буенча Татарстанда икенче урында тора.

РФ Финанс министрлыгының ТР буенча Иминият күзәтчелеге инспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан республикасында үзләренең эшчәнлекләрен гамәлгә куючы иминият компанияләре тарафыннан 2004 елда 8 миллиард сумнан артык акча җыеп алынган. Страховка түләүләре ел йомгаклары буенча страховка кертемнәренә караганда 59 процент тәшкил иткән. 2004 елда ирекле страховкалау буенча кертемнәр 7 миллиард сумнан артык тәшкил иткән, ә мәҗбүри - 1 миллиард сумнан артык.

"Росгосстрах-Татарстан" ҖЧҖ генераль директорының сатулар буенча урынбасары Фәрит Хамадиев сүзләренчә, 2004 ел үзенчәлекләренең берсе итеп, зур булмаган иминият компанияләренең автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалауны гамәлгә кертүен атап була. Зур булмаган компанияләрнең башлангыч этапта куәтләре җитмәсә, икенче елда алар активлаша башлый.