news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр артачак

2022 елның апрель индексациясеннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 11 мең сумга җитәчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елның 1 апреленнән Россиядә социаль һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 7,7 процентка арта.

Социаль пенсияләрне төрле сәбәпләр аркасында иминият пенсиясе алу өчен җитәрлек хезмәт стажы туплау мөмкинлеге булмаган кешеләр ала. Кешенең яше буенча социаль пенсия иминият пенсиясенә караганда биш елга соңрак билгеләнә. Россиядә социаль пенсияләрне барлыгы 3 миллионнан артык кеше ала. Бу хакта «Российская газета» яза.

Моннан тыш, Россиядә дәүләт пенсия тәэминаты буенча түләүләрне якынча 700 мең кеше ала. Аны дәүләт хезмәткәрләренә, хәрбиләргә, инвалид гражданнарга яисә законда билгеләнгән яшькә җиткәч туендыручысын югалткан очракта, шулай ук эшли алмаучы гражданнарга яшәү өчен акча бирү максатында түлиләр.

2021 елда 3,4 процентка индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 10 183 сумга кадәр артты. 2022 елның апрель индексациясеннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 11 мең сумга җитәчәк. Бу картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләменнән 7 мең сумга кимрәк.

1 гыйнвардан иминият пенсияләре 5,9 процентка индексацияләнде. 2023 елда социаль пенсияләр 2,5 процентка, 2024 елда 9,9 процентка артырга тиеш.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100