Элек социаль ярдәм җыелмасы, ягъни социаль пакет ике өлештән торса, хәзер - өч өлештән

Федераль ташламалардан файдаланучыларга кагылышлы закондагы үзгәрешләр гамәлгә керде

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Федераль ташламалардан файдаланучыларга кагылышлы “Дәүләт социаль ярдәме турында”гы 178 нче Федераль закондагы үзгәрешләр быел 1 гыйнвардан үз көченә керде.

Элек социаль ярдәм җыелмасы, ягъни социаль пакет 2 өлештән (медицина ярдәме һәм транспорттан файдалану) торса, хәзер медицина “өлеше”ннән шифаханә-курортта дәвалануга юллама аерып чыгарылып, ул хәзер 3 өлешкә бүлеп карала. Шул рәвешле, табиб рецептлары буенча дарулар, башка кирәк-яраклары алуда, инвалид балаларны дәвалау өчен махсус азык алуда медицина ярдәме аерым; төп авыруы буенча профилактика максатында шифаханә-курортта дәвалану аерым; тимер юл транспортыннан һәм дәвалану урынына барганда-кайтканда шәһәрара транспорттан файдалану аерым карала. Бу исә ташламалардан файдаланучыга шуларның теләсә кайсын аерым-аерым “натуралата” яки акчалата алу мөмкинлеге бирә. Шушы ярдәмне акчалата алучыларга быел аена 705 сум каралган, аның 543 сумын даруларга дигән медицина ярдәме тәшкил итә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов шулар хакында аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, федераль законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, 2011 елга шушы ташламалардан файдалану буенча элек үзе өчен ниятләгәннән кире уйлаучылар булса, 11 гыйнвардан 1 апрельга кадәрге вакыт эчендә алар гариза белән Пенсия фондының үзләренең яшәү урыны буенча территориаль органына мөрәҗәгать итә ала. Үз теләкләре белән социаль пакеттан баш тартып аның акчалата суммасын алучылар яки, киресенчә, акча алудан социаль пакетны кулай күрүчеләр арасында бүген кире уйлаганнар булырга мөмкин, шуңа күрә гражданнар ашыксыннар иде, дип басым ясап әйтте М.Имамов. Ә инде быелга фикерен үзгәртмәгәннәр өчен гариза язып торасы юк, киләсе елга дәүләтнең шушы социаль ярдәмен ничек аласы хакында 1 октябрьга кадәр уйлау мөмкинлеге үзгәрешсез кала бирә.