Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Доллар курсы августтан соң беренче тапкыр 73 сумга кадәр төште
Россия валютасы нефть артыннан ОПЕК+ карарларыннан соң ныгый башлады.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Кыйммәтләнә торган нефть фонында Россия валютасы үсеш темпларын арттыра, доллар 73 сумга кадәр төште. Бу хакта Мәскәү биржасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Иртәгә» исәпләүләре буенча доллар курсы 18:55 сәгатькә — 85 тиенгә төшеп, 73,01 сум булды. Евро курсы 64 тиенгә төшеп, 88,60 сумга кадәр кимеде. Пәнҗешәмбе көнне Америка валютасы август минимумына - 72,995 сумга кадәр төшкән.
Элегрәк билгеле булганча, 6 марттан Brent маркалы нефтькә бәя беренче тапкыр психологик билгедән - 50 доллардан артып киткән иде. Мәскәү вакыты белән 18: 03 сәгатькә аның февраль фьючерсларының бәясе 3,11 процентка, бер баррель өчен 50,38 долларга кадәр арткан.
Россия валютасы нефть артыннан ОПЕК+карарларыннан соң ныгый башлады. 3 декабрьдә оешмада катнашучылар кара алтын чыгаруны 2021 елның гыйнварыннан тәүлегенә 500 мең баррельгә арттырырга карар кылды. Россия компанияләренең гомуми квотасы - тәүлегенә 125 мең баррель.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз