news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Транспорт министрлыгы Казанда пассажирлар йөртү бәясен яңадан караячак

Республика ведомствосы башлыгы Татарстанның автотранспорт предприятиеләре вәкилләре белән очрашу үткәрде.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин бүген республиканың җиде автотранспорт предприятиесе җитәкчесе белән очрашты. Очрашудан соң ул үз урынбасарларына атна дәвамында Казанда пассажирларны йөртү бәясен яңадан карау мәсьәләсе буенча Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать әзерләргә кушты. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Декабрьдә Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында автомобиль транспортының башкала предприятиеләренә күчмә тикшерүләр оештырылачак. Башкарылган эш нәтиҗәләрен Татарстан Хөкүмәтенә алга таба карар кабул итү өчен җибәрәчәкләр», - диелгән министрлык хәбәрендә.

Ведомствода предприятиеләрнең зыянга эшләве раслануын әйттеләр. Шул ук вакытта аларның финанс нәтиҗәләренә, аерым алганда, ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә, энергия чыганакларга бәяләр арту, сатып алынган автобусларга лизинг түләүләре булу йогынты ясаган.

Транспорт йөртүчеләргә ярдәм итеп, Ленар Сафин аларга предприятие табышларының үтә күренмәлелеген арттырырга һәм чыгымнарны пассажирлар эшчәнлеге буенча аерым исәпкә алып барырга киңәш итте.

Ул шулай ук пассажир йөртүчеләргә җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне оештыру буенча Мәскәү тәҗрибәсен анализларга тәкъдим итте.

Моңа кадәр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясенең чираттан тыш ике утырышы үткәрелгән иде. Алар эшендә чакырылган 11 предприятиенең җидесе генә: «ПАТП-2» МУП, «ПАТП-4» МУП, «КПАТП-7» ҖЧҖ, «КПАТП-9» ҖЧҖ, «Республика Автовокзалы» ҖЧҖ, «Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖ һәм «ПАТП № 1»ҖЧҖ катнашты. Очрашуга нәкъ менә шулар чакырылган да инде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100