news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Майский» комбинатында энергия системасын үстерүнең барышы белән танышты

Җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгару буенча үзенең куәтләре файдалануга тапшырылгач, комбинат продукциясенең энергия сыйдырышлылыгы өч тапкыр кимегән.

Миңнеханов «Майский» комбинатында энергия системасын үстерүнең барышы белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында урнашкан «Майский» теплица комбинатында булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановны ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев озатып йөрде.

Татарстан Президенты теплица блогы һәм яңа җылылык электр станциясе белән танышты. Станция гомуми егәрлеге 20,1 мегаватт тәшкил иткән алты пешкәкле газ җайланмасы белән җиһазландырылган. Әлеге проект гамәлгә ашырылгач, предприятиедә үзенең энергия системасын булдыру буенча 10 еллык программа төгәлләнәчәк.

Программаны гамәлгә ашыру җитештерүнең электр энергиясенә булган ихтыяҗын – 88, җылылык энергиясенә – 150, углекислый газга булган ихтыяҗын 100 процентка канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, әлеге программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле продукциянең энергия сыйдырышлылыгы өч тапкыр – бер тонна яшелчәгә 1,5 тонна (моңа кадәр 5,3 тонна булган) шартлы ягулыкка кадәр кимегән.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100