news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда балалар бакчасы өчен түләү арта

Республика Мәгариф министрлыгының шул хактагы боерыгы 9 декабрьдә Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда балалар бакчасы өчен түләү арта. Яңа елдан ата-аналар аена 1677 сум (моңа кадәр ул 1617,2 сум тәшкил итә иде) түли башлаячак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республика Мәгариф министрлыгының шул хактагы боерыгы 9 декабрьдә Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналардан җыела торган айлык түләүнең уртача күләмен 1677 сум дип билгеләргә», - диелә документта.

Моннан бер ел элек мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә баланы караган һәм тәрбияләгән өчен айлык түләү 2019 елга 1617,2 сум күләмендә билгеләнгән иде.

Ата-аналарның бакча өчен түләгәндә компенсациядән файдаланырга хакы бар. Әйтик, бакчага бер бала йөргән очракта компенсациянең күләме түләнгән сумманың – 20, ике бала йөрсә – 50, өч яки аннан да күбрәк бала йөрсә 70 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100