news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган 11 айда ТР казнасына салым белән бәйле булмаган 1 млрд 22 млн сумлык керем алынган

Алар дәүләт милкен, җир участокларын файдаланудан һәм сатудан кергән

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 11 аенда дәүләт милкен һәм җир участокларын файдаланудан, сатудан республика казнасына 1 млрд 22 млн сумлык керем алынган. Гыйнвар-ноябрь нәтиҗәләре буенча бюджет биреме 89 процентка үтәлгән. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган оператив киңәшмәдә хәбәр ителде.
Аерым алганда, милек арендасыннан республика казнасына - 71,6 млн сум, җир арендасыннан - 299,6 млн сум кергән. Милекне сатудан алынган керемнәр бу чорда 94,9 млн сум, җир сатудан 145,6 млн сум тәшкил итә. Әлеге ике күрсәткеч буенча план 200 проценттан артыгракка үтәлгән. Дивидентлардан 117 млн сумга якын кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot