Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Пандемия дөнья икътисады үсешенә тискәре йогынты ясады
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре икътисады уртача 3,2 процентка түбән тәгәрәячәк, диде Россия Президенты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Пандемия дөнья икътисады үсешенә тискәре йогынты ясады һәм рецессиягә китерде. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре икътисады уртача 3,2 процентка түбән тәгәрәячәк. Россия Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре лидерлары катнашындагы утырышта шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Коронавирус пандемиясе икътисад үсешенә тискәре йогынты ясады һәм глобаль рецессиягә китерде. Әлбәттә, кыенлыклар безнең оешманы да урап узмады. Исәпләүләр буенча, 2020 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы илләре икътисады уртача 3,2 процентка түбән тәгәрәячәк. Бу дөнья күләмендәге күрсәткечкә караганда кимрәк, һәрхәлдә, фаразлар шундый», - диде ул саммитта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз