Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роботлар 2030 елга россиялеләрнең яртысына якынын эшсез калдырырга мөмкин
Бигрәк тә кунакханә һәм ресторан бизнесы хезмәткәрләренә эшсез калу куркынычы яный.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 2030 елга россиялеләрнең яртысына якыны (45,5 процент) цифрлаштыру һәм автоматлаштыру нәтиҗәсендә эшеннән колак кагарга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белгечләренең тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, тәҗрибә һәм белемнәре актуаль булудан туктау сәбәпле, 20,1 миллион кеше эш урыннарыннан китәргә яки квалификацияләрен алыштырырга мәҗбүр булачак.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бигрәк тә кунакханә һәм ресторан бизнесы хезмәткәрләренә (73 процент) эшсез калу куркынычы яный. Моннан тыш, роботлар җитештерү сәнәгате вәкилләренең - 60, авыл һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең - 58, ваклап сәүдә итү өлкәсендә эшләүчеләрнең – 53, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә мәшгуль затларның 51 процентын алыштырырга мөмкин.
Шул ук вакытта, тикшеренүнең авторы, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эшкуарлык проблемаларын тикшерү лабораториясе мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Степан Земцов белдергәнчә, шундый куркыныч янаса да, бу сине иртәгә үк алыштырачаклар дигәнне аңлатмый.
Моңа кадәр Россия Фәннәр академиясенең Кабарда-Балкар фәнни үзәгендә октябрь ахырына «робот-ретейлер»ны тәкъдим итәргә ышандырганнар иде. Ул зур ретейлерлык челтәрләрендә җитештерүдәге бурычларны хәл итүдә кешене алыштыра алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз