news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан зыян күргән ата-аналарга алимент түләү өчен ярдәм итәргә мөмкиннәр

Инициативаның авторы — Дәүләт думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты әгъзасы Валентина Миронова.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Дәүләт коронавирус пандемиясеннән зыян күргән ата-аналарга балаларына алиментлар түләү өчен ярдәм итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Алимент фонды булдыру инициативасын Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты әгъзасы Валентина Миронова белдергән. Депутат фикеренчә, бу оешма ярдәмендә дәүләт пандемия аркасында мөстәкыйль рәвештә үз бурычларын үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм калган ата-аналар өчен алиментлар түләүне үзенә ала алыр иде.  

Валентина Миронова аңлатканча, фонд түләгән акчалар киләчәктә ата-аналардан кире алыначак. «Киләсе атна башында комитет бу тема буенча фикер алышачак, мөгаен җитди, төгәл һәм аңлаешлы берәр нәрсә килеп чыгар», — диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100