news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдә эшләүчеләргә хезмәт хакы арттырып түләнәчәк

Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көне ял көне дип игълан ителде.

 (Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 1 июльдә - Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көнендә эшләүчеләргә югары хезмәт хакы түләнәчәк, калган эш көне өчен гадәти түләү булачак. Бу хакта Федерация Советының социаль комитет башлыгы Инна Святенко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Тавыш бирү көнендә эшләгән өчен зур күләмдә түләү каралган. Гражданнар июльдә хезмәт хакын югалтырга тиеш түгел», — диде ул.

Сенатор искәрткәнчә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү тәртибе Хезмәт кодексының 153 маддәсе белән көйләнә, ә түләү үзенчәлекләре хезмәткәрләр өчен нинди система урнаштырылган булуы белән бәйле.

Башта Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнен 22 апрельгә билгеләделәр, тик пандемия аркасында аны кичектерергә туры килде. Узган атнада президент Владимир Путин тавыш бирү 1 июльдә узачак, ул ял көне дип игълан ителәчәк, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100