news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табиблар өстәмә акча алачак

Россия төбәкләренә РФ Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 9,2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

Татарстанда коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табиблар өстәмә акча алачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табибларга өстәмә рәвештә түләү өчен 50 468 300 сум акча алачак. РФ Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Белоусов шул хактагы боерыкны имзалаган. Документ РФ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.

«Татарстан Республикасына –50 468 300 сум», - диелә документта.

Россия төбәкләренә РФ Хөкүмәте резерв фондыннан «Covid -19 коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры катнашучы медицина хезмәткәрләренә (һ.б.) аеруча мөһим эшләр башкарган өчен стимуллаштыру характерындагы» түләүләргә барлыгы 9,2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100