news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә битлекләр тегә башлаган «Алсу» фабрикасында булды

Фабрика «Игелекле Әлмәт» шәһәр штабы волонтерлар проектына теләктәшлек күрсәтә торган предприятиеләр арасына керә.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә битлекләр тегә башлаган «Алсу» фабрикасында булды

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлмәт районында «Носкофф» сәүдә маркасы белән билгеле «Алсу» оек тегү фабрикасында булды. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә фабрикада медицина битлекләре һәм махсус киемнәр тегү линиясен ачканнар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Предприятие киҗе-мамык тукымадан тегелгән бер тапкыр кулланыла торган саклагыч кием комплекты һәм күп тапкыр файдаланыла торган битлекләр чыгара башлады. Шәхси саклану чаралары җитештерүдә 19 тегүче эшли», — диелә хәбәрдә.

ТР Президенты әлеге эшнең бик тә мөһим икәнлеген искәртте һәм тиздән фабрикада эшләүчеләрнең үзләре ияләнгән продукция җитештерүгә әйләнеп кайтачакларына ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук фабрика җитәкчелегенең кешеләрне тикшергәндә катгыйрак булуын сорады. «Профилактика кагыйдәләре һәркемгә бертөрле булырга тиеш. Фабрикага килгән һәр кешенең температурасын үлчәргә һәм антисептик белән эшкәртергә кирәк. Хәтта ул Президент җитәкчелегендәге делегация булса да», — диде Миңнеханов.

«Бөтен кешене дә тикшерми торып, ишектән кертмәячәкмен», — фабрикага килгән һәркем өчен җавап шундый булырга тиеш. Катырак булырга кирәк!» — дип өстәде ТР Президенты.

Фабрика медицина битлекләре һәм саклагыч киемнәрне бушлай тарата. Ул «Игелекле Әлмәт» шәһәр штабы волонтерлар проектына теләктәшлек күрсәтә торган предприятиеләр арасына керә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100