Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче булып Венгрия белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Николай Федоров Татарстанның һәрвакыт алдынгылык позициясенә омтылуын билгеләп узды

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышы узды. Аның пленар утырышыннан соң, Татарстан Хөкүмәте һәм Венгриянең Тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисади багланышларны гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Аны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Хөкүмәтара комиссия рәистәше Петер Сийярто имзалады.

Утырышта катнашкан РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Татарстанның Россия төбәкләре арасында беренче булып өлгергәнен мактап телгә алды. “Татарстан һәрвакыт алдынгы булырга күнеккән, бүтәнчә булдыра да алмый”, - дип билгеләде ул. Министр республикадан соң чиратта Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре, Карелия торуын санап узды: алар, шулай ук, Венгрия белән килешүләр төзергә ниятли.

Николай Федоров әйтүенчә, сөйләшүләр нәтиҗәсендә, бүген яклар барлык юнәлешләрдә үзара аңлашу тапкан. Рәсми вәкилләр санкция һәм эмбаргоның элемтәләрне тагын да киңәйтергә комачаулавын да яшермәде, әмма мондый чаралар андый гына авырлыкларны җиңеп булуын дәлилли. “Венгрия һәм Россия мондый сынаулардан соң тагын да чыныгып, көчлерәк кенә була бара. Без, бернинди кыенлыкларга да карамастан, зуррак нәтиҗәләргә ирешүгә омтылырга тиешбез”, - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов комиссия утырышын Казанда уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүгенге чарадан Татарстан үз бонусларын алды – Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды, Казаннан Будапештка туры рейслар гамәлгә кертелә, шулай ук килешү төзелде”, - дип белдерде Татарстан лидеры.