news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин төбәкләргә кирәкле күләмдә инвестиция җәлеп итәргә чакырды

Бу турыда Россия Президенты хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сөйләде.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетын төбәкләргә кирәкле күләмдә инвестиция җәлеп итүне тәэмин итәргә чакырды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Әлбәттә, бу төбәкләргә кирәкле күләмдә инвестиция җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк. Бу базада төгәл максатчан күрсәткечләргә ирешүне, шул исәптә бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең реаль керемен арттыруны тәэмин итәргә», — дип сөйләде Путин хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot