news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә блогерларга салым кертергә тәкъдим иттеләр

2020 елда Россия видеоблогерлары 18 миллиард сумга якын акча эшләгән.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиядә блогерларга салым кертергә тәкъдим иттеләр.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы чит ил компанияләрен YouTube кебек платформаларда рекламадан кергән табышлардан Россия блогерлары өчен салым түләүне йөкләргә тәкъдим итә. Бу хакта «Ведомости» хәбәр иткән.

Әлеге хәл чит ил юридик , шул исәптән Facebook, Instagram, TikTok, Twitter һәм башка платформаларга кагылыр дип көтелә.

Ведомствода мондый чара бюджетка керемнәрнең артуына китерәчәк дип саныйлар. Басма мәгълүматларына караганда, федераль закон проектын ел уртасына әзерләргә планлаштыралар. Башкаручылар булып Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте билгеләнгән.

BloggerBase тикшеренү компаниясе мәгълүматларына караганда, 2020 елда Россия видеоблогерлары 18 миллиард сумга якын акча эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100