news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның баш архитекторы: Шәһәрдә хрущевкаларны сүтү планы юк

Татарстан башкаласында территорияләрне комплекслы үзләштерү стандартлары нигезендә торак булмаган төзелеш кишәрлекләрен үзләштерергә планлаштыралар.

Казанның баш архитекторы: Шәһәрдә хрущевкаларны сүтү планы юк
kzn.ru

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда хрущевкаларны сүтәргә җыенмыйлар, шәһәрне зурайту торак булмаган төзелеш территорияләрен үзләштерү хисабына алып барылачак.

ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның күчмә утырышында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина шул хакта сөйләде. 

«Без Казанда территорияләрне комплекслы үзләштерүнең бер төрен генә — торак булмаган төзелешне үзләштерүне тәкъдим итәбез. Шул ук вакытта хрущевкаларны сүтү планнары юк. Шәһәр моңа каршы, чөнки бу яхшы эшли торган мохит һәм бездә хәзер үсә алмый торган башка территорияләр бик күп», — диде Төхвәтуллина.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында алтмышлап торак булмаган территорияне үзләштерү таләп ителә. Шуларның берсе — «Локомотив» пляжы территориясе, ул Киров дамбасыннан елга портына кадәр мәйданны үз эченә ала. 

Тагын бер урын — «Родина» территориясе. Аңа Ватан, Гвардия, Даурия һәм Гадел Кутуй урамнары кишәрлеге керә. Район халкын 38 меңгә якын кеше тәшкил итәчәк. Үзләштерү өчен өченче территория — «Порт», ул елга порты объектларын һәм 1нче Трактор һәм Магистраль урамнарыннан көнбатышка таба җир кишәрлекләрен үз эченә ала.

Шулай ук шәһәрдә гараж кооперативлары һәм комплекслары зур территорияне биләп тора, алар да территорияләрне комплекслы үзләштерү ярдәмендә үзләштерелергә планлаштырыла.

«Без әлеге территорияләр хисабына торак һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү объектлары төзү мөмкинлеге булдырырга тәкъдим итәбез», — дип нәтиҗә ясады Казанның баш архитекторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100