news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда 1,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән

Көз көне үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең күпләп артуы көтелә, диде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.

Ел башыннан Татарстанда 1,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән
архив

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда 2020 ел башыннан өстәмә рәвештә 1,5 меңнән артык үзмәшгульлеген булдырган кеше теркәлгән. Бу хакта журналистлар белән әңгәмә барышында ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«Узган ел без сынау проектында идек. Көз көне активлык башланды. Минемчә, бу көз көне дә зур күтәрелеш булачак. Хәзер тотрыклы үсеш күзәтелә, 1,5 меңнән артык кеше өстәмә рәвештә ел башыннан гына мөрәҗәгать итте», — дип сөйләде ведомство башлыгы.

2021 елның 1 гыйнварыннан һөнәри керемгә салым тагын да актуаль булачак, ул вакытта бердәм керемгә салымны гамәлдән чыгарачаклар, диде министр.

«Эшмәкәрләргә теге яки бу салым салу системасын сайларга кирәк булачак. Минем уйлавымча, әле беренче адымнар ясый башлаган яки әле бизнес белән шөгыльләнергә теләгән эшкуарлар үзләре өчен салым түләүнең бу формасын сайлаячак», — дип фаразлады министр.

2019 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин илнең 19 төбәгенә үзмәшгульлеген булдырган гражданнар өчен яңа салым режимы кертергә тәкъдим итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100