news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 2,5 трлн сумга кадәр арткан

Төп өлешне сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кертте, диде Татарстан икътисад министры.

2019 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 2,5 трлн сумга кадәр арткан
Рамиль Гали

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 2,5 трлн сум тәшкил итте. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«2019 елда республиканың тулаем төбәк продукты күләме 2 трлн 584 млрд сум тәшкил иткән, үсеш 101 процент булган. Төп өлешне сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кертте», — диде Татарстан Республикасы икътисад министры.

Белгечләр бәяләвенчә, 2020 елда тулаем төбәк продуктының үсеш темпы 102 проценттан артачак, дип өстәде ул. Габделганиев шулай ук республика икътисадына сизелерлек йогынты ясаучы факторларны билгеләп үтте. Алар — төп капиталга инвестицияләрнең тотрыклы динамикасы, финанс, технологик һәм инфраструктура чикләүләре, тышкы базарларда чикләүләр һәм ил эчендә конкуренциянең көчәюе һәм башкалар.

Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы республиканың 48 федераль проектта катнашуын искәртте. Бу максатларга 27,4 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 20 млрд сум — федераль бюджеттан. Моннан тыш, республика программаларына 40 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Нәрсә эшләнгән? 1,7 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объект төзелде һәм ремонтланды, шул исәптән илкүләм проектлар хисабына — 341 объект», — диде Татарстан Республикасы икътисад министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100