news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт 2021 елга доллар һәм евро курсы буенча фараз бирде

Россия Банкының рәсми курсы буенча ел башына доллар – 73,88 сум, евро 90,79 сум тәшкил итә.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда доллар курсы — 70-80 сум, ә евро 82-92 сум чикләрендә булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ел ахырына рубль, тышкы дөнья базарларындагы уңай яңалыклар белән бәйле рәвештә, доллар һәм еврога карата  акрынлап ныгыды, - дип белдерде „Русский Стандарт“ банкының финанс базарларындагы операцияләр департаменты директоры Максим Тимошенко. - Безнең фараз буенча, 2021 елда сәүдә диапазоннарында АКШ доллары -70-80 сум, ә евро-82-92 сум тирәсендә тирбәләчәк».

Шулай ук белгеч, узган ел Россия халкы валютаны сатып алмыйча, ешрак аны сатканлыгын әйтте. Бу нисбәт 53процентка 47 процент тәшкил итә. 2019 елда, киресенчә, валюта сатылганга караганда ешрак сатып алынган.

Россия Банкының рәсми курсы буенча ел башына доллар курсы 73,88 сум, евро — 90,79 сум тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100