news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең иң абруйлы телеканаллары Татарстан икътисадына зур игътибар бирде

ТРТ Haber, Haber Türk, CNN Türk телеканалларында Татарстан - Төркия арасындагы икътисади багланышлар уңай бәяләнде.

(Истанбул, 9 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең иң әһәмиятле өч телеканалында Төркия сәнәгать һәм технология министры Мостафа Варанкның Татарстанга рәсми сәфәре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күрешүе күрсәтелде.

Төркия дәүләт телерадио компаниясенең “ТРТ Хәбәр” телеканалы “Алабуга” махсус икътисади зонасына аеруча зур игътибар бирде. Министр Варанк әлеге зонада эшләүче төрек компанияләре хакында тәфсилле мәгълүмат җиткерде. Ул: “Татарстан һәм Россия Федерациясе икътисадына зур өлеш кертүче төрек фирмаларының Татарстанда уңышлы эшләве безне горурландыра”, - диде.

Тапшыруда министр Мостафа Варанкның “КаМАЗ”, “Татнефть” компанияләрен карап йөрүе дә күрсәтелде. Төрек министры аларның эшчәнлеген югары бәяләп, татарстанлы эшкуарларны автомобиль төзелеше тармагында Төркия белән хезмәттәшлек итәргә чакырганын белдерде.

“Безнең өчен нефтехимия индустриясе бик әһәмиятле. Тиздән “Җәйхан” нефть химиясе сәнәгате зонасы гамәлгә керәчәк. Без нефть химиясе продукциясен әзерләү эшенә инвестицияләр кертергә телибез, бу уңайдан татарстанлы, россияле инвесторларны “Җәйхан”га чакырабыз”, - дип, Татарстан-Төркия сәүдә әйләнешен арттыру буенча озын гомерле хезмәттәшлек мөмкинлекләрен аңлатты.

“Haber Türk” (Хәбәр Түрк) телеканалының яңалыклар тапшыруында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның “Алабуга” махсус икътисадый зонасында эшләүче “Шишәҗам” компаниясе директорлар Советы рәисе урынбасары һәм генераль директоры Әхмәт Кырман белән ТР Хөкүмәте йортында очрашуы һәм татар илбашының төрек эшмәкәрне “Югары хезмәте өчен” медале белән бүләкләве күрсәтелде.

“CNN Türk” (СНН Түрк) телевидениесе дә яңалыклар тапшыруында министр М.Варанкның Татарстан сәфәренә киң урын биргән. М. Варанк Татарстан - Төркия арасындагы икътисади хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләре, Татарстан икътисады хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100