Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2021 елда балалар бакчалары төзелешенә 3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк
Акча «Демография» илкүләм проекты буенча бирелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елда 2,2 мең урынга исәпләнгән 13 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, моның өчен федераль һәм төбәк бюджетларында акча каралган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әлеге чараларга финанслау күләме 2,9 млрд сум тәшкил итә, шуның 1,5 млрд сумы − федераль бюджет акчасы», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Шулай ук 2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанның Совет районында 1,2 мең һәм 1,5 мең урынга исәпләнгән ике мәктәп ачу планлаштырыла.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз