news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда декабрь башына кадәр 7 сәүдә павильонын сүтәчәкләр

Шулай ук аяк киемнәре ремонтлаучы ике киоск һәм шиномонтаж буенча остаханә дә алыначак.

(Казань, 9 ноября, «Татар-информ»). Казанда декабрь башына кадәр 7 сәүдә павильонын сүтәчәкләр. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең  документлар һәм хокук актлары тупланмасында 2017 елның 9 ноябрендә дөнья күргән.

Сәүдә павильоннарыннан тыш Әмирхан урамындагы 71 нче йорт янындагы сәүдә объекты, аяк киемнәре ремонтланучы ике киоск (Мөштәри 11 янында), шиномонтаж буенча остаханә (Р.Зорге 28дән ерак түгел урында) алыначак. Боларның берсенең дә хуҗалары билгеле түгел.

Үзлектән куелган канунсыз объектлар быел 2 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр сүтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot