news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда табибларның хезмәт хакы артачак

Аны 2022 елның беренче кварталында Россиянең җиде төбәгендә сынап карарга ниятлиләр.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Табибларның хезмәт хакы бердәм кагыйдәләр буенча формалаштырылачак. Ул оклад, стимуллаштыручы һәм компенсацион түләүләрдән гыйбарәт булыр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» Хезмәт һәм социаль министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, табиблар хезмәтенә түләүнең яңа тәртибе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты, Сәламәтлек саклау системасын оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты, медицина хезмәткәрләре һөнәри берлеге һәм медицина берләшмәсе вәкилләре тарафыннан эшләнгән.

Билгеләп үтелгәнчә, хезмәт хакының фиксацияләнгән өлеше артырга тиеш. Хөкүмәт карары проекты нигезендә, медицина хезмәткәрләренең эш хакы күләме өч күрсәткеч белән билгеләнәчәк. Алар – хезмәткә түләүнең минималь күләме (2022 елда ул 13,6 мең сум тәшкил итәчәк), катлаулылык коэффициенты (ул 1-3,13кә тигез һәм медицина хезмәткәренең нинди эш башкаруына бәйле булачак), шулай ук төбәкнең икътисади үсеш коэффициенты.

Компенсацион түләүләр сигез төрдә булачак. Моңа, мисал өчен, төнлә, шулай ук зыянлы һәм куркыныч шартларда эшләгән өчен өстәмә түләү керә. Аның күләме хезмәткәрнең эш хакы күләменең 4-60 процентын тәшкил итәчәк. Стимуллаштыручы түләүләрнең 16 төре (авыл җирендә эшләгән өчен өстәмә түләү, остазлык, онкологик авыруларны ачыклау һ.б.) тәкъдим ителә. Алар хезмәт хакының 10-60 проценты күләмендә билгеләнергә мөмкин.

Табиблар хезмәтенә түләүнең яңа тәртибен 2022 елның беренче кварталында Россиянең җиде төбәгендә сынап карарга ниятлиләр. Алга таба ул бөтен илдә гамәлгә кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100