news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 792 сумга кадәр артачак

РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим ителгән.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карар проекты норматив акт проектлары федераль порталында иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим ителгән, дип белдерделәр журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«2022 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 2021 елга билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә (12 792 сум) тигез булачак. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим ителгән. Чагыштыру өчен: 2021 елда эшсезлек буенча максималь пособие күләме 12 130 сум тәшкил итә, бу 2020 елга билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә туры килә», - дип белдерделәр министрлыкта.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, пособие тәкъдим итү шартлары элеккечә кала: эшсезлек сыйфатында теркәлгәннән соң беренче өч айда гражданин хезмәт хакының - 75 (әмма 12 792 сумнан да артык түгел), ә икенче өч айда 60 процентын (әмма 5 000 сумнан да артык түгел) алачак. Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 2021 ел дәрәҗәсендә саклана.

«Шунысын да искәртик, максималь пособие даими рәвештә эшләгән һәм керемен югалткан гражданнарга билгеләнә. Ул эш эзләгән чорда хезмәт хакын алыштыруны максат итеп куя. Минималь пособие исә моңа кадәр яки озак вакыт эшләмәгән, яисә эштән җибәрелгән гражданнарга билгеләнә», - дип искәрттеләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100