Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алдагы өч елга муниципаль берәмлекләр бюджеты дефицитсыз булыр дип фаразлана
“Социаль чыгымнар беренче урында торачак. 2020 елга алар гомуми чыгымнар күләменең 70 процентын тәшкил итәчәк”, - диде Оксана Кисапова.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Финанс министрлыгы уздырган эш нәтиҗәсендә, 2020-2022 елларга чыгымнар фаразы төзелгән. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз булыр дип фаразлана. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Оксана Кисапова әйтте.
“Бюджетта дәүләт программалары буенча чыгымнар бүлгәләнәчәк. Икенче ел дәүләт программалары составында илкүләм һәм федераль проектлар урын ала. Аларның гомуми күләме 22,6 млрд сум”, - диде ул.
Оксана Кисапова сүзләренчә, 2020 елда социаль-мәдәни объектларда капиталь ремонтны финанслау дәвам иттереләчәк. “Социаль чыгымнар беренче урында торачак. 2020 елга алар гомуми чыгымнар күләменең 70 процентын тәшкил итәчәк”, - диде.
“Бюджетта республикада берничә ел гамәлдә булган социаль мөһим чараларны финанслау ниятләнә. Барлыгы 6,3 млрд сум акча каралган. ТАССР 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек тә исәпкә алынган”, - диде министр урынбасары.
2020 елга Татарстан бюджетының керем өлеше 264,8 млрд сум, чыгымнар 267,9 млрд сум булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз