Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия кешеләре банк карталарыннан ешрак баш тарта башлаган
2020 елның икенче кварталында кулланыла торган «пластик» күләме рекордлы 4,5 млн берәмлеккә кимегән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россиялеләр депозит һәм кредит карталарыннан ешрак баш тарта башлаган. Бу хакта Россия Банкына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Үзәк Банк мәгълүматлары нигезендә, 2020 елның икенче кварталында кулланыла торган «пластик» саны рекордлы 4,5 млн берәмлеккә кимегән, ә кулланудагы банк карталары күләме — 2,3 процентка (190,3 млн) ким.
Экспертлар сүзләренә караганда, сәбәпләрнең берсе — пандемия фонында икътисадта чикләүләр кертү, беренче чиратта, банклар тарафыннан кредит карталарын бирү кагыйдәләрен катгыйландыру тора. Базарның тыгызлыгы тагын бер фактор булды - уртача алганда, илнең хезмәткә яраклы бер кешесенә өч карта туры килә.
Шулай ук вазгыятькә кулланыла торган карталарны киметүнең гомуми тренды да йогынты ясады, чөнки кешеләр еш кына акча букчасында күп санлы карточкалар булу — мәгънәсез булуын һәм отышлы түгеллеген аңлый.
Шул ук вакытта банклар карталарны бары тик ихтыяҗ булган кулланучыларга гына тәкъдим итә башлады. Моның сәбәбе - ихтыяҗ булмаган карта чыгаруга чимал сарыф итмәү, аны офиста саклау һәм юк итү чаралары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз