news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Хәбировтан Башкортстанның Татарстанны кайчан узып китәчәген сорады

Инвестицион климат торышы рейтингы буенча Татарстан Мәскәүдән соң икенче урынны алды.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтчелек советының видеоконференция режимында узган утырышы барышында Татарстанны искә алды.

Россия төбәкләрендә ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы әзерли торган инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нигезендә, Татарстан Мәскәүдән соң икенче урынны алды. Шул рәвешле, узган елгы позицияләрне саклап калды.

«Радий Фәритович, Татарстанны кайчан узып китәгез? Башкортстан кайчан беренче позицияләргә чыгачак?»- дип сорады РФ Президенты утырышта катнашучы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Идел буе традицион рәвештә яхшы темплар белән үсә һәм Идел буе төбәкләре арасында Татарстан лидер булып тора, Башкортстан Татарстанга шактый якынлаша бара.

«Бу билгеле тәҗрибә, Башкортстан һәм Татарстан үзара хезмәттәшлек итә. Бу, сүз уңаеннан, безнең өчен, күршеләр өчен бик көчле стимул, - диде Радий Хәбиров. - Тырышабыз, минемчә, бу күпмедер вакытны алачак. Алар безнең өчен хәтта күпмедер дәрәҗәдә укытучылар, тәҗрибә уртаклашабыз. Әмма якынлашабыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100