Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ТРның Бөгелмә районында нефть саммиты үткәрә
Татарстанның барлык нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында тармактагы актуаль мәсьәләләр карала
(Бөгелмә районы, 9 июль, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Татарстанның Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында нефть саммиты – республика нефть компанияләре җитәкчеләренең традицион еллык киңәшмәсе уза.
Чарада РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлары, депутатлар, федераль ведомстволарның территориаль идарәләре җитәкчеләре, ТРның нефть төбәге шәһәр һәм районнары башлыклары, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре генераль директорлары, ТР Президенты Аппараты һәм Хөкүмәте хезмәткәрләре катнаша.
Мондый дәрәҗәдәге киңәшмәләр 2001 елдан башлап үткәрелә һәм “нефть саммиты” дип атала. Биредә респулика өчен генә түгел, ә илнең бөтен нефть тармагы өчен әһәмиятле булган актуаль мәсьәләләр күтәрелә.
Саммит башланыр алдыннан, анда катнашучылар мобиль экспозицияләр белән танышты, анда “Татнефть” һәм РИТЭК, шулай ук Казан федераль университетының алдынгы технологияләре тәкъдим ителгән. Шулай ук биредә “Татнефть” кластерына керүче уку йортлары эшләнмәләре дә урын алган.
Киңәшмә программасында – “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башка тармак вәкилләре чыгышлары.
Планлаштырылган темалар арасында – 2030 елга кадәр кабул ителгән ТР Ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе нигезендә нефть компанияләренең өстенлекле инновацион проектлары.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз