news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен арттырырга кушты

4,5 мең сум күләмендәге эшсезлек буенча пособие өч ай түләнәчәк.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Россиядә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга арттырачаклар. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы йөкләмәсе Кремль сайтында дөнья күргән.

«2020 елның 1 маеннан эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга 4 500 сумга кадәр арттырырга», — диелә документта.

Дәүләт башлыгы йөкләмәләр исемлеген 27 майда хезмәт базарындагы вазгыять уңаеннан үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча раслаган.

Ил Президентының пандемия шартларында россиялеләргә ярдәм күрсәтү турындагы законны имзалавы хакында хәбәр ителгән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100