Яңа “КАМАЗ-5350” машиналарын сыный башлыйлар

Алар радар, видеокамера, компьютерлар белән җиһазландырылган

 (Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Мәскәү астындагы ябык полигонда “КАМАЗ” ААҖ, “ВИСТ Групп” ААҖ һәм Cognitive Technologies компаниясенең уртак проекты нәтиҗәсендә җитештерелгән яңа “КАМАЗ-5350” машиналарын сыный башлыйлар.

Ике елдан соң серияләп чыгарылачак әлеге машиналар радар, видеокамера, элемтә системасы һәм компьютерлар белән җиһазландырылган, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.