“Татнефть” Россия Федерациясендә үзенең заправкалар челтәрен киңәйтүне дәвам итәчәк

Быел әлеге максатларга 800 миллион сумга якын акча тотылачак
(Казан, 9 июнь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте, кризиска да карамастан, 2009 елда Россия төбәкләрендә үзенең автозаправкалар челтәрен үстерүне дәвам итәргә ниятли. Компаниянең нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе башлыгы урынбасары Айдар Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, быел әлеге максатларга 800 миллион сумга якын акча тотылачак. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 28 заправка төзелә.
“Селекцияне” исәпкә алып (гамәлдәге АЗСларның бер өлеше зыянга эшләү яки рентабельлелеге түбән булу аркасында ябылырга мөмкин), ел нәтиҗәләре буенча заправкалар челтәре 5 процентка үсәргә мөмкин, хәзерге вакытта 430 автозаправка исәпләнә. Ул, нигездә, Себер һәм илнең көньягы хисабына артачак. “ТАНЕКО”ны эшләтеп җибәрүгә бәйле рәвештә компания карамагында 800 АЗС булырга тиеш, дип саный Айдар Шәмсетдинов.
Искә төшереп узабыз, хәзерге вакытта “Татнефть” нефть продуктларының сизелерлек өлешен Россия һәм Украина, шул исәптән Татарстан, Мари Эл, Чуашстан һәм Удмуртия Республикалары, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Мәскәү, Ленинград, Архангельск, Чиләбе, Владимир, Свердловск, Тверь, Түбән Новгород, Самара, Ульян, Волгоград, Кемерово өлкәләре, Мәскәү һәм Санкт–Петербург шәһәрләрендәге үзенең ваклап сату челтәрләре аша сата.