ТР предприятиеләре мөмкинлекләре иртәгә Халыкара инвестиция конференциясендә тәкъдим ителә

Ислам үсеш банкы оештыра торган конференция 10-11 июнь көннәрендә «Корстон» да узачак

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Иртәгә Казанда Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясе ачыла. Ислам банкының Ислам конференциясе оешмасына кермәгән ил территориясендә мондый масштаблы чараны беренче тапкыр оештыруы. Аңа Россия, аның төбәкләре белән мөселман илләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту ягыннан зур өметләр баглана. Конференциянең максаты –Татарстанны Россиянең динамик үсештә булган төбәге буларак презентацияләү һәм аерым инвестиция проектлары өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү.
Конференциядә катнашучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк чараларның берсе – Татарстан үсешендәге перспектив юнәлешләр белән предприятиеләр презентацияләнәчәк күргәзмә булачак. Ул иртәгә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексының 1 катында ачыла. Күргәзмәне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Инвестиция-венчур фонды әзерли.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүбәренчә, Татарстан республикасының бердәм экспозициясе 230 кв. м мәйданга урнаштырыла. Аның нигезен телевизион панельләр һәм интерактив экран-киосклар тәшкил итәчәк. Аларда республиканың әйдәп баручы предприятие, оешмалары, ведомстволары хакында визуаль мәгълүмат биреләчәк. Шушында ук өстенлекле инвестиция проектлары да презентацияләнә. Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармаклары, предприятиеләре теаматик блокларга бүлеп тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, мөселман илләре бизнесменнары «КАМАЗ» ААҖ, КИП «Мастер», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез», «Татнефть», «Түбән Кама Шин» җәмгыятьләре, «Инвестиция-венчур фонды», «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе, «Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе», «Казан вертолет заводы», «АлАз» җитешттерү берләшмәсе» ААҖ һ.б. хакында тулы мәгълүмат алачак. «Алабуга» махсус икътисади зонасы, Казан шәһәре, «Идея» технопаркы, «Химград» технополисы аерым блокларда презентацияләнә. Экспозициянең аерым өлеше Татарстандагы финанс учреждениеләренә биреләчәк (ТР Милли Банкы, «АК БАРС Банкы», «Татфондбанк», «Спурт Банкы», «ВТБ» ААҖ һ.б.). Моннан тыш, экспозициядә катнашучы предприятиеләрнең һәрберсе үз макетларын, продукцияләре үрнәкләрен урнаштырып, тарату өчен мәгълүмат-белешмә материаллар әзерләячәк.