news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,1 миллионга якын кешенең бурычы бар

Әҗәтләрнең 35 процентка якыны түләнмәгән ЮХИДИ штрафларына, тагын бер өлеше кредит бурычларына туры килә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 1,1 миллионга якын кешенең әҗәте бар.

ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Идарә вәкиле әйтүенчә, бүгенге көндә суд приставларында 1,2 миллион башкарма производство бар.

«Башкарма производстволар саны бурычлы затлар исәбенә караганда артыграк. Бу кайбер гражданнарның берьюлы берничә әҗәте булуы белән бәйле», - дип аңлатты Варфоломеева.

Спикер билгеләп үткәнчә, әҗәтләрнең 35 процентка якыны түләнмәгән ЮХИДИ штрафларына, тагын бер өлеше кредит бурычларына туры килә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, казанлылар «МЕГА» сәүдә үзәгендә бурычлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә ала, биредә шулай ук приставтан консультация алу мөмкинлеге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100