news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар

Казанда веб-кушымталар әзерләүче аена 360 мең сум хезмәт хакы ала.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә декабрьдә тәкъдим ителгән вакансияләр арасында ваклап сату өлкәсендә коммерция директоры иң күп хезмәт хакы ала. Ул аена 500 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакы ала. Икенче урында Казанда веб-кушымталар әзерләүче, эш бирүчеләр аңа аена 360 мең сумнан башлап түләргә әзер.

РИА Новости SuperJob эш эзләү онлайн-сервисы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Екатеринбургта эш бирүче зур мәгълүматлар буенча ИТ-белгечкә 250 мең сум түләргә әзер, хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге дә бар.

Красноярскида җиһазлар китерү буенча баш инженер аена 90 мең сумга өметләнергә мөмкин, Санкт-Петербургта Elixir программалаштыру телендә эшләүчегә 280 мең, ә Воронежда программистка 350 мең сум тәкъдим итәләр. Пермьда һәм Самарада югары түләүле позицияләр арасында — табиблар, аларга аена 80 мең һәм 90 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100