news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бәрәңге, суган һәм помидор бәясе төшкән

Хисап чорында яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 0,3 процентка арткан.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр вакытта Россиядә кыяр бәясе өч атна дәвамында төшкәннән соң кабат арта башлаган. 12 атна берөзлексез бәясе арткан бәрәңге арзаная башлаган.

РИА новости Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, хисап чорында яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 0,3 процентка арткан. Аерым алганда, кәбестә 4,82 процентка, кишер 0,63 процентка, кыяр 4,92 процентка арткан. Бәрәңге 0,17 процентка арзанайган. Соңгы вакытта аның бәясе август ахырында сентябрь башында төшкән булган.

Хисап атнасында суган (0,71 процентка), помидор (3,38), алма (0,24) арзанайган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100