news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга акча бүлеп бирә

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Финанс министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә тиешле хезмәт хакына өстәмә алуын күзәтергә тиеш.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 12 млрд сумнан артык акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлдереләчәк. Министрлар Кабинеты киңәшмәсеннән өзек Хөкүмәтнең Telegram-каналында чыкты.

«Без бүген социаль өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга 12 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез», — дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.

Премьер-министр искә төшергәнчә, ноябрь ахырында РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Анда укытучы, табиб, фәнни һәм мәдәни хезмәткәрләрнең, шулай ук башка категориягә керүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру турында җентекләп фикер алыштылар.

Премьер-министр хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан Россия лидерының йөкләмәсен үз контроленә алырга сорады. Ул Финанс министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә тиешле хезмәт хакына өстәмә алуын күзәтергә тиеш.

«Аларның хезмәт хаклары Президент указы белән билгеләнгән параметрларга тулысынча туры килергә тиеш», — диде Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100